ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
28 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
22 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
20 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
13 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
«Старт» сәүдә үзәгендә янгын сүндерелде, зыян күрүчеләр юк
Рәсми
  • 10 Октябрь 2019 - 19:10
  • Караулар: 75
10 октябрьдә 17.51 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кизү бүлегенә   Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспектындагы 37/1 адресы буенча урнашкан  «Старт» сәүдә  үзәгендә төтен чыгу турында хәбәр килеп ирешкән.

Түбән Кама янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны көчләре һәм чаралары 2 нче номерлы  автоматик чакыру буенча җибәрелгән.

63 нче янгын-коткару частенең  беренче подразделениесе килеп җитүгә, өч катлы бинаның икенче катында төзелүче павильонда төзелеш материаллары януы ачыкланган.

Коткаручылар килеп җиткәнче, сәүдә үзәге администрациясе  халыкны эвакуацияләгән,  янгын сүндергечләр ярдәмендә хәвефне туктаткан.

 Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Янгын мәйданы 100 кв. м тәшкил иткән.

һәлакәт урынына  57 коткаручы һәм 15 берәмлек техника, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан  42 кеше һәм 10 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*