ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
21 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
19 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
12 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында Түбән Каманың республика үсешенә керткән өлешен атады
Рәсми
  • 25 Сентябрь 2019 - 14:37
  • Караулар: 91

Бүген, 25 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле мәсьәләсе турында еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Үз мөрәҗәгатендә ул Түбән Каманы да берничә тапкыр телгә алды.

“Түбән Кама районының әле бер елдан да азрак эшләүче “Орсис-Агро” яңа хуҗалыгы тәүлегенә 44 тонна сөт җитештерә — бу бөтен Минзәлә районына караганда да күбрәк, гәрчә биредә терлекләрнең баш саны 2,5 тапкырга артыграк булса да”, - диде Татарстан Президенты. "Уңышлы хуҗалыклар һәм көчле җитәкчеләр тәҗрибәсен җәмәгатьчелек арасында таратырга кирәк”, -дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.


Юлламаның зур өлеше Түбән Кама нефть химиясе предприятиеләре үсешенә багышланды. Президент быел “ТАНЕКО”да ачылган яңа производстволарны, шулай ук ачылачак 4 югары технологияле яңа производствоны билгеләп үтте.

"Нәтиҗәдә, югары сыйфатлы нефть продуктлары чыгару күләме тагын 3 млн тоннага артачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Әлеге проектларның гомуми бәясе - 51 млрд сум”.

Президент “Нижнекамскнефтехим”ны да телгә алды, олефиннар җитештерүдә яңа комплекс төзелешенең республика өчен мөһимлеген атады.


Моннан тыш, Түбән Кама биредә җиңел атлетика манежын төзү һәм җирле аэропортка Николай Лемаев исемен бирү белән бәйле рәвештә дә әйтеп үтелде.


Юлламада телгә алынган мөһим карарлар арасында гаиләләргә ярдәм итү буенча берничә чара бар. Рөстәм Миңнеханов әйтеп узганча, киләсе елдан республикада гаиләдәге кеше башына айлык кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә өч яшькә кадәрге сабый өчен елына 10 мең сумлык даруга электрон сертификат биреләчәк. 2020 елның 1 гыйнварыннан биш һәм аннан да күбрәк баласы булган, шулай ук аз керемле гаиләләргә өстәмә айлык пособие түләнәчәк. Күп балалы әниләрнең күңеленә хуш килердәй тагын бер яңалык – өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителәчәк.


Рөстәм Миңнеханов каты көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводын төзү темасын да кузгатты. “Ул өстәмә рәвештә халыкара экологик экспертиза узачак”, - диде ТР Президенты.

Фото: tatarstan.ru


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*