ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
26 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
20 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
18 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
17 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
11 көн калды
Айдар Метшин түбәнкамалыларга төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре тапшырды
Рәсми
  • 23 Сентябрь 2019 - 17:00
  • Караулар: 75

Айдар Метшин бүген 23 түбәнкамалыга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырды. Тантананы хакимият йортында шәһәрнең рәсми туган көне кысаларында үткәрделәр.

«Бу залда төрле тармак оешмалары, учреждение һәм предприятиеләр вәкилләре булуы бик куанычлы, - диде Түбән Кама мэры сәламләү сүзендә. – Сез ирешкән бүләкләр, кадерле дуслар - хезмәт коллективларыгызга горурлану өчен сәбәп».

Айдар Метшин бүләкләнүчеләрнең һәрберсенә Түбән Кама үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Һәр бүләк - югары сыйфатлы эш, тулы профессиональлек һәм үз хезмәтегезгә тугры булу», - дип ассызыклады Түбән Кама муниципаль районы башлыгы.

Бүләкләнүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ БЕЛӘН

Республиканың төзелеш тармагы үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» мактаулы исеме

«Татнефтехиммонтаж» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Кузьмин Олег Анатольевичка бирелде.

Республиканың химия һәм нефть химиясе сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган химигы» дигән мактаулы исем

   «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ автоматлаштыру үзәгенең технологик цехларында физик-химик анализ җайланмаларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау цехының контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесаре Әскәрова Елена Викторовнага бирелде.  

Финанс-икътисадый эшчәнлектәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем

«Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең бюджет һәм финанслар департаменты» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе урынбасары Борһанова Венера Рафик кызына бирелде.

Мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы «4 нче балалар музыка мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе директоры Газиев Эдуард Марс улына;

Кол Гали исемендәге милли китапханә - «Түбән Кама шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 30 нчы филиалы» мөдире Гыйбадуллина Гүзәлия Шайхрази кызына;

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы «1 нче балалар музыка мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе укытучысы Островская Римма Хәниф кызына;

«Түбән Кама шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Хәсәнова Римма Бари кызына бирелде.

Транспорт тармагында озак еллар намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем

«Нижнекамскнефтехим» автомобиль транспорты идарәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 3202 нче цехы 2 нче автотранспорт хуҗалыгы краны машинисты Журавлев Юрий Николаевичка бирелде.

Республиканың химия һәм нефть химиясе сәнәгате үсешенә керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы» мактаулы исеме

«Нижнекамскнефтехим» ГАҖ пластиклар заводының баш энергетика (җылылык-газ белән тәэмин итү) төркеменең баш энергетигы урынбасары Медведев Николай Семеновичка бирелде.

 Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исем

«Перинаталь үзәге булган шәһәр балалар хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең табиб-гинекологы - йөклелек патологиясе бүлеге мөдире Сәетова Римма Мәхмүт кызына бирелде.  

Халыкка хезмәт күрсәтүне югары культура белән тәэмин итүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» дигән мактаулы исем

«Шинник» туклану комбинаты» ҖЧҖ директоры урынбасары Һадиуллина Рузалия Касыйм кызына бирелде.

Музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасының Атказанган артисты» дигән мактаулы исем

«Түбән Кама шәһәренең концерт-иҗат үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе хоры артисты Ялтанская Оксана Леонидовнага бирелде.

Күп кенә якташларыбыз ТР Президенты һәм ТР Минстрлар кабинеты Рәхмәтенә лаек булдылар.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*