ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Айдар Метшин берничә сайлау участогында булды һәм күзәтүчеләр белән аралашты
Рәсми
  • 08 Сентябрь 2019 - 12:59
  • Караулар: 4
Айдар Метшин бүген беренчеләрдән булып тавыш бирүдә катнашты. Аның сайлау участогы Красный Ключ мәктәбе территориясендә урнашкан.

Түбән Кама мэры бирегә 7 сәгать 30 минутта килде. Шуннан соң Айдар Метшин шәһәр һәм район территориясендәге башка участокларда булып, тавыш бирүнең ничек узуы белән танышты. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы участок комиссияләре эше ничек оештырылуын карап чыкты, күзәтүчеләр белән аралашты, ярминкәне бәяләде, шулай ук гриппка каршы прививка ясату барышы  белән кызыксынды. 

Айдар Метшин сүзләренә караганда, ул булган барлык участокларда да яхшы атмосфера хөкем сөрә, ул мәдәни чаралар, спорт ярышлары, ярминкәләр белән тулыландырыла. "Түбәнкамалылар соңыннан үз тәкъдимнәрен  тормышка ашырачак кандидатларны сайлый", - диде Айдар Метшин.

"Мобиль сайлаучы" механизмы барлык сайлау участокларында да гамәлгә ашырылган. Ул урнашу урыны буенча тавыш бирергә мөмкинлек бирә. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Түбән Камада  Халык иҗаты йортында урнашкан участокта тавыш бирде. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*