ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Азат Бикмурзин һәм Илнар Сираев сайлауда тавыш бирделәр
Рәсми
  • 08 Сентябрь 2019 - 15:56
  • Караулар: 6
ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар үзләре дә сайлауда катнаша.

«Нижнекамскнефтехим» ГАҖ  генераль директоры Азат Бикмурзин сайлау участогына тормыш иптәше белән килде. «Россия Федерациясенең һәр гражданы, Татарстан Республикасының һәр гражданы активлык күрсәтергә тиеш, - диде «Бердәм Россия»дән кандидат. - Бүген менә дигән һава торышы, бүген бер-берең белән күрешеп, яхшы кәеф теләү мөмкинлеге бар. Һәм бу -  бәйрәм».



«Хәзер участок комиссияләрендә йөрим, - дип сөйләде безгә телефон аша Илнар Сираев. - Һәрберсендә хәлиткеч тавыш бирү хокукы булган вәкилебез бар».   Ә  үзе ул 26 нчы мәктәптә тавыш биргән. « Мин бит шул мәктәпне тәмамладым, укытучыларым белән күрештем, алар моңа бик шатланды», - ди «Гадел Россия»дән кандидат.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*