ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Түбән Кама муниципаль районында ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау тәмамланды
Рәсми
  • 08 Сентябрь 2019 - 20:04
  • Караулар: 14
20.00 сәгатьтә   шәһәр һәм район территориясендә сайлау участоклары  ябылды. Билгеле булганча, бүген Татарстанда VI чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау узды. VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына 100 депутат сайлана: шуларның 50се -    бердәм республика сайлау округы буенча, калган 50се -  бер мандатлы сайлау округлары буенча.



Түбән Кама муниципаль районы территориясендә 202 меңнән артык кеше тавыш бирү хокукына ия иде, шуларның 173 меңе – шәһәр күләмендә һәм 29 меңе - авыл җирлекләрендә.

Сайлаучылар саны  иң күп  булган кайбер зур сайлау участокларында бүген тавыш бирүне уздыру һәм тавышларны санау өчен техник чаралар кулланылды. Дүрт участокта сайлау бюллетеньнәрен  эшкәртү буенча автоматлаштырылган комплекс эшли. Әлеге җайланма бюллетеньдәге мәгълүматны үзе саный һәм таный, тутырылмаган яисә бозылган яки  башка участокта бирелгән бюллетеньне гамәлдән чыгара.

Түбән Кама районының ике авыл җирлегендә электрон тавыш бирү комплекслары файдаланылды,  ул  - бюллетеньнең цифрлы аналогы, аның буенча бары тик штрих -кодлы уникаль карта ярдәмендә генә тавыш бирергә мөмкин булды.



Хәзерге вакытта участок сайлау комиссиясе әгъзалары бюллетеньнәрне эшкәртүгә керештеләр. Башлангыч нәтиҗәләр иртәгә иртән билгеле булачак.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*