ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Түбән Камада ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү башланды
Рәсми
  • 08 Сентябрь 2019 - 08:50
  • Караулар: 40
Шәһәр һәм район территориясендә, бөтен республикадагы кебек үк, сайлау участоклары 7.00 сәгатьтә ачылды һәм 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

 Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин Красный Ключ бистәсендәге үз сайлау участогында беренчеләрдән булып тавыш бирде.

Билгеле булганча, Түбән Кама муниципаль районы территориясендә 202 меңнән артык кеше тавыш бирү хокукына ия, шуларның 173 меңе – шәһәрдә һәм 29 меңе - авыл җирлекләрендә. Сайлаучыларның 2% ы - беренче тапкыр тавыш бирүчеләр – 3543 кеше.



Түбән Кама муниципаль районы территориясендә барлыгы 115 участок сайлау комиссиясе эшләячәк, шуларның 82 се-шәһәрдә һәм 33 е- авылларда.

VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына 100 депутат сайлана: шуларның 50се -    бердәм республика сайлау округы буенча, калган 50се -  бер мандатлы сайлау округлары буенча. 100 депутат мандатына 430 кеше һәм сигез сәяси партия вәкиле дәгъва итә.



Депутатлыкка кандидатларның күбесе - «Бердәм Россия» (55 кеше) партиясеннән. «Гадел Россия» - 44, ЛДПР – 40, КПРФ  - 30, Үсеш партиясе – 12, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» - 10, «Россия коммунистлары» партиясе шуның кадәр кандидат тәкъдим итте.

Округ мандатларына 230 кеше дәгъва кыла, шуларның 55е – үз-үзен тәкъдим итүчеләр. Партия кандидатларына килгәндә, тугыз партия ТР Дәүләт Советына үз вәкилләрен үткәрергә планлаштырган иде, сайлауга шуларның җидесе барып җитте: «Бердәм Россия» (41 округ), КПРФ (45), ЛДПР (41), «Гадел Россия» (41), Үсеш партиясе (бер), «Россия коммунистлары» (биш) һәм «Яблоко» (бер).


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*