Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
46 көн калды
Газиз Гыйсметдинов Казан шәһәренә яңа хезмәт урынына күчә
Рәсми
  • 03 Июнь 2019 - 10:37
  • Караулар: 90

Түбән Кама шәһәр суды җитәкчесе Газиз Гыйсметдинов Казан шәһәре Вахитов суды рәисе итеп билгеләнде.

"Газиз Минсәгыйрович, республика һәм Татарстан Югары суды җитәкчелеге ярдәме белән, Түбән Камада гадел хөкем йорты төзеп, үзеннән алда эшләүчеләрнең һәм бөтен Түбән Кама судьялар берлегенең күптәнге хыялын тормышка ашырды, - диде Айдар Метшин бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә. - Бу әһәмиятле вакыйга суд системасыннан, аның гаделлек һәм законлылык принципларыннан аерылгысыз кеше Газиз Минсәгыйровичның үҗәтлеге, үз сүзендә нык торуы, шәхси лоббистлык сыйфатлары аркасында мөмкин булды”.

“Бүген минем өчен бик дулкынландыргыч көн, - диде җавап итеп Газиз Гыйсметдинов. - Бу биш ел бик тиз үтеп китте, Түбән Камада минем хезмәт командировкам тәмамланды. Мин бүген сезнең белән аерылышам, әмма сезгә “хушыгыз” дип әйтмим, “сау булыгыз” дип әйтергә телим.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар