ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
17 көн калды
27 Сентябрь 2019
13:00 - 14:30
10 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
4 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
3 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
2 көн калды
«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионатында катнашкан түбәнкамалылар Рөстәм Миңнехановтан котлау кабул итте
Рәсми
  • 29 Май 2019 - 16:20
  • Караулар: 96
Бүген Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалында җиңүчеләрне һәм призерларны тәбрикләү тантанасында катнашты. Тантанага чакырылган кунаклар арасында Түбән Кама яшьләре дә бар иде.



Тантаналы чарадагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Республикасы WorldSkills илкүләм чемпионаты финалында гомумкоманда зачетында беренче урынны яулады. “Бу -  Россиядә WorldSkills хәрәкәртенең 7 еллык тарихында безнең өченче җиңүебез, - диде ул. – Шул казанышка үзебездә, Казанда август аенда WorldSkills дөнья чемпионаты узачак мәйданда ирешүебез шатлыклы.

Ярышларда Россиянең 80 төбәгеннән 1700 конкурсант 92 төп һәм 48 яшүсмер компетенциясендә осталыгын күрсәтте. Татарстан командасында 350 конкурсант һәм 216 эксперт иде. 218 конкурсант 150 медаль яулады: 58 алтын, 49 көмеш, 43 бронза, шулай ук 26 профессиональлек өчен медальон. Иң алдан чемпионнарны әзерләгән остазлар һәм экспертларга рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең осталык, профессиональлек һәм фидакяр хезмәт югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итте”, – диде Татарстан Президенты.




Татарстан җыелма командасы составында 12 түбәнкамалы катнашты. Якташларыбыз чемпионатта сынатмады, югары нәтиҗәләргә иреште. Менә алар: Дмитрий Евсеев, Евгений Деревенский, Наил Бикмөхәммәтов, Айрат Латыйпов, Илназ Акмалов, Алена Логинова, Раил Абдуллин, Шамил Хәкимов.



“Финалда сезнең ышанычлы җиңүегез – карьерагызның көчле башлангычы, халыкара ярышларда яңа җиңүләр, профессиональлекнең яңа үрләренә ирешегез, - диде Татарстан Президенты. – Сез гаять зур тәҗрибә тупладыгыз, ул алдагы хезмәтегездә һәм шәхси үсешегездә әйтеп бетергесез өстенлек, 2021 елда Шанхайда дөнья чемпионатында, 2022 елда Санкт-Петербургрта EuroSkills Европа чемпионатында илебезнең WorldSkills Russia җыелма командасы составында Россия флагы хөрмәтен якларга мөмкинлек бирә”.

Фото: http://tatarstan.ru
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*