ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
5 көн калды
Бүген Түбән Камада республикакүләм бәйрәм – Химиклар көне билгеләп үтелә
Рәсми
  • 25 Май 2019 - 15:15
  • Караулар: 132

Берничә минут элек Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара тәмамланды. Татарстан Республикасының нефть химиясе һәм нефть эшкәртү башкаласы җиденче тапкыр бөтен регионнан химия тармагы вәкилләрен кабул итте. «Нефтехим-арена» боз сараенда узган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов, «ТАИФ» компанияләр төркеме  гендиректоры Альберт Шиһабетдинов, « Нижнекамскнефтехим» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.



Бәйрәм алдыннан Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мэры Айдар Метшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов һәм башка рәсми затлар белән төбәктә нефть химиясе тармагына багышланган күргәзмәне карады. Экспозициядә аерым химкомбинатның беренче директоры Николай Лемаев һәм  предприятие тарихына багышланган иде. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Химиклар көне профессиональ бәйрәме белән котлады һәм әлеге көннең бөтен республика өчен дә бәйрәм булуын ассызыклады. 


"Сезгә  республикабыз, илебезгә хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсем килә, нефть химиясе тармагы алга таба үссен", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аеруча бүген Николай Васильевич Лемаевны һәм республикада гына түгел, ә, гомумән,  илебездә химия һәм нефть химиясенә нигез салучыларны искә алуыбыз күңелле, диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Ветераннарыбызга бик зур рәхмәт, - диде Татарстан Президенты. - Алар эше дәвам итәчәк - химия һәм нефть химиясе тармагы республикабыз өчен үсеш нигезе, бу -  республикабыз киләчәге". 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Химиклар көнен Түбән Камада үткәрү яхшы традициягә әйләнүен ассызыклады. 


"Бүгенге Түбән Кама нефтехимиклары -  территориябезнең тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итүче “Нижнекамскнефтехим”, Түбән Кама шин комплексы, “ТАНЕКО”, “ТАИФ-НК” эшчеләренең меңләгән армиясе.  Алар район һәм республика бюджеты керемнәренең күп өлешен тулыландырып кына калмыйча, шәһәр тормышында һәм аның социаль үсешендә дә актив катнашалар. Әлбәттә, Түбән Каманың төп байлыгы -   кешеләр, гади эшчеләр, белгечләр, тармак ветераннары. Түбән Кама нефть химиясе комплексы коллективларының фидакарь һәм сыйфатлы хезмәте нәтиҗәсендә сәнәгать җитештерүенең тотрыклы үсеше,  киләчәгебез турында оптимизм белән әйтеп була. Бу матур һәм  нык традицияләр безнең шәһәр ветераннары тарафыннан салынды. Без аларны һәрвакыт хәтерлибез һәм аларның эшен дәвам итәбез. Шуларның берсе - Николай Васильевич Лемаев -  шәһәребез өчен бик күп көч, энергия һәм тормышының бер өлешен биргән кеше. Быел аңа багышлап, без бик күп матур чаралар үткәрәбез. Бүгенге көндә  икътисад үсешенә һәм илебез абруен күтәрүдә намуслы һәм сыйфатлы эш башкаручыларга рәхмәт белдерәм", - диде үзенең котлавында Айдар Метшин.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук тармакның лаеклы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 


Химиклар көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама  Татарстанда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты флагының республика эстафетасын кабул итүче беренче шәһәр булды.


Бүген бәйрәм кунакларына үзләренең музыкаль бүләкләрен шәһәребезнең иҗат коллективлары да тапшырды. Сәхнәдә шәһәрнең музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр арасыннан 500 дән артык курайчы, шулай ук «Нардуган» һ.б. бию коллективлары концерт номерлары белән чыгыш ясады. Бәйрәмнең финалында сәхнәгә Россия җырчысы Александр Маршал чыкты.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*