Рус Тат
Рөстәм Миңнеханов: "Габдулла Тукай татар халкының рухына канат куйды".
Рәсми
  • 26 Апрель 2019 - 08:55
  • Караулар: 40
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать белән чыкты. 

"Габдулла Тукай Россиянең һәм төрки дөньяның төрле халыклары мәдәниятенә иҗади юллар ачып, татар халкының рухына канат куйды", - дип белдерде  Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты сүзләренчә, узган ел Казан халыкара аэропорты шагыйрь исеме белән аталу символик мәгънәгә ия, ә шушы көннәрдә Башкортстан башкаласында Габдулла Тукайга  һәйкәл ачылды.

"Татарстанда яшәүче халыкларның телен, мәдәни һәм дини традицияләрен үстерүгә республикада зур игътибар бирелә, -дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Безне туган телне һәм мәдәниятне саклап калу һәм үстерү кебек матур омтылышлар берләштерүен ачык күрсәтүче фестивальләр, олимпиадалар, фәнни һәм мәгърифәти чаралар уздырыла. Рухи чишмәләребезнең саегуын булдырмас өчен игелекле эш башкаручы укытучыларга, фән эшлеклеләренә, мәдәният, сәнгать һәм  дин әһелләренә аеруча зур ихтирамыбызны белдерәбез".


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*