Рус Тат
Түбән Кама һәм Мэйшань шәһәрләре арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде
Рәсми
  • 12 Апрель 2019 - 09:21
  • Караулар: 103
Кичә Түбән Кама муниципаль районы һәм Кытайның Мэйшань шәһәре арасында кардәшлек элемтәләрен урнаштыру турындагы килешүгә кул куелды. Документка  Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм Мэйшань шәһәренең Халык Хөкүмәте вице-мэры Цао Хуэй кул куйды.

"Яклар үзара дустанә элемтәләр, сәүдә һәм икътисадый бәйләнешләр үсешенә уңай йогынты ясарга, фәнни-техник, гуманитар, кадрлар  һәм башка өлкәләрдә үзара ышаныч һәм мәнфәгатьләрне  хөрмәт итүгә нигезләнгән хезмәттәшлекне һәм тәҗрибә алмашуны актив үстерергә килештеләр", - диелә документ текстында.

Мэйшань һәм Түбән Кама арсында  үзара хезмәттәшлек нигезләре  2017 ел ахырында ук салынды. Бүгенге көндә  кардәшлек элемтәләрен тагын да үстерү нияте тора. Бергәләп тормышка ашырырга мөмкин булган проектлар арасында – резидентларны сәнәгать паркларына җәлеп итү (Түбән Камада алар -  икәү , Мэйшаньда - өч, шул исәптән химик юнәлештәгесе дә бар), нефть химиясе өлкәсендә тәҗрибә алмашу (ике шәһәр дә сәнәгать үзәге булып тора), авыл хуҗалыгын үстерү, Мэйшань һәм Түбән Кама студентлары арасында спартакиада үткәрү, "Нардуган" ансамбле биючеләренең Кытайның "Дундуана" фестивалендә катнашу мөмкинлеге һ.б. бар.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев туристлык мәсьәләсенә аерым тукталды. Россиялеләр хәзер Кытайга ешрак ял итәргә йөри, әмма Түбән Камага да Кытай халкына тәкъдим итәрлек урыннар  бар. "Без эшлекле туризм, Кама Аланында кышкы һәм җәйге чорда балык тоту, чаңгыда һәм тимераякта шуу белән бәйле махсус туристик программалар оештырырга әзер, бу Кытай Халык Республикасы халкы өчен экзотик чара булып торыр иде, - дип белдерде Радмир Беляев. - Моннан тыш, хәзер без сәнәгать  туризмын үстерү  юнәлешендә дә эшлибез. Әлеге проект кысаларында, теләгән очракта, Түбән Каманың барлык кунаклары шәһәрнең эре предприятиеләренә бара алачак".

"Без хезмәттәшлекне ныгытуга омтылабыз, һәм безнең барыбыз өчен дә  бу – яңа мөмкинлекләр дип саныйм", - дип белдерде Айдар Метшин очрашуга йомгак ясап. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы әйтеп узганча, бу  -   нәтиҗәле  уртак эшнең башы.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар