Рус Тат
Түбән Камада Зеленов исемендәге сквер булдыру планлаштырыла
Рәсми
  • 18 Март 2019 - 13:18
  • Караулар: 64
Бу хакта җитәкчеләрнең дүшәмбе   киңәшмәсендә район башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин хәбәр итте.

Айдар Метшин әйтеп узганча, үз куллары белән Кама буенда кояшлы шәһәр төзегән, бөтен Татарстан даны булган сәнәгать үсеше өчен зур өлеш керткән мөхтәрәм кешеләребезне, ветераннарыбызны без һәрчак хәтеребездә сакларга тиеш. "Шәһәребезнең соңгы атасы   - Түбән Каманың мактаулы гражданины Николай Александрович Зеленовның арабыздан китүенә кичә 40 көн тулды. Бу искиткеч талантлы кешенең исеме безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак", - диде мэр.

Шәһәрнең иҗтимагый советы һәм шин комплексы хезмәткәрләре тәкъдиме белән, Түбән Каманың  Шинчылар проспектында Зеленов скверы булдыру карарына киленде. Сквер шәһәр судының яңа бинасы янында киләсе елда ачылачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар