Рус Тат
24 Февраль 2019
15:00 - 17:00
8 көн калды
23 Февраль 2019 18:00
24 Февраль 2019 20:00
7 көн калды
Рөстәм Миңнеханов, республиканың шин сәнәгатенә нигез салучы Николай Зеленов вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты
Рәсми
  • 07 Февраль 2019 - 09:38
  • Караулар: 48
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шин заводы, СССР атказанган сәнәгать хезмәткәре, Россия Федерациясе, РСФСР һәм ТАССР атказанган химигы Николай Александрович Зеленов вафат булу сәбәпле,  кайгы уртаклашты. Аның хатыны Вера Зеленовага юлланган телеграммада Татарстан Президенты билгеләгәнчә, Николай Зеленов исеменә Татарстан Республикасы шин сәнәгате оешуы, Түбән Каманың динамик үсеше, шәһәрнең мөһим социаль бурычларын хәл итү бәйле.

"Хөрмәтле Вера Никитична! Сезнең ирегез Николай Александрович Зеленов вафат булу хәбәрен тирән кайгы хисләре белән кабул иттем. Ул сәләтле җитәкче, олы һәм үзенчәлекле шәхес иде. Түбән Кама халкы һәм бөтен аны белгән кешеләр хәтерендә  Николай Александрович мәңгегә зур хәрефтән Кеше, тырыш хезмәт иясе һәм акыллы остаз булып кала. Аның китүе - Сезнең гаиләгез өчен дә, бөтен республикабыз өчен дә зур югалту", - диелгән телеграммада.

"Кайгыгызны уртаклашам, шулай ук балаларыгыз Андрей Николаевичка һәм Оксана Николаевнага да кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүегезне үтенәм. Николай Александрович белән бергә яшәгән бәхетле еллар турындагы якты истәлекләр  кайгыны бергәләп кичерергә ярдәм итсен. Бу авыр көннәрдә көчле һәм нык булыгыз", - дигән Рөстәм Миңнеханов.

Николай Александрович Зеленов 1932 елның 28 маенда Түбән Новгород өлкәсенең Лысково шәһәрендә туган (Горький өлкәсе). Хезмәт юлын 1950 елда Горький өлкәсендәге "Париж коммунасы истәлеге" затонындагы 6нчы урта мәктәптә лаборант буларак башлаган. 1951 елдан 1956 елга кадәр М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү  химия технологиясе институтында белем ала. 1956-1971 елларда Воронеж шин  заводында эшли.

1971 елда Николай Зеленов төзелеп килүче Түбән Кама шин заводына директор итеп билгеләнә һәм анда 1997 елга кадәр җитәкчелек итә. Шул елларда илебез автомобильләр заводлары өчен күп серияле шин производствосын көйли, зур тизлекле радиаль шиннар җитештерелә башлый

Николай Зеленов ТАССР Югары Советының унберенче һәм уникенче чакырылышында депутат итеп сайлана, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче чакырылыш депутаты була. Ул күптөрле дәүләт бүләкләренә лаеклы булган.

Ул 6 февраль көнне,  87нче  яшендә вафат булды. Аның белән хушлашу  8 февраль көнне Түбән Кама Халык иҗаты йортында иртәнге сигездә башлана.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*