Рус Тат
Матәм көненә Түбән Кама да кушылды
Рәсми
  • 02 Гыйнвар 2019 - 15:40
  • Караулар: 172
Чиләбе өлкәсендә 31 декабрьдә күп катлы торак йортта газ шартлау нәтиҗәсендә һәлак булганнар истәлегенә 2 гыйнвар матәм көне дип игълан ителде. Өлкә губернаторы Борис Дубровский шундый боерык бирде.

Матәм көненә Татарстан республикасы, шул исәптән Түбән Кама да кушылды. 

Траур билгесе итеп,  шәһәр җитәкчелеге Түбән Каманың телевизион манарасында  бәйрәмчә Яңа ел иллюминациясен өзәргә дигән карар кабул итте. 

Магнитогорскида гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак булучыларның саны хәзерге вакытта 21гә җиткән. Тагын 20 кешене эзләү эшләре бара.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар