Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
11 көн калды
30 Март 2019
12:00 - 13:00
4 көн калды
Разил Вәлиев Дәүләт Советы утырышында Милли кием көне булдыру тәкъдиме белән чыкты
Рәсми
  • 23 Декабрь 2018 - 12:59
  • Караулар: 147

ТР Дәүләт Советының 19 декабрендәге утырышында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эше турында хисап тыңланды, дип хәбәр ителә Дәүләт Советы сайтында. Комитет Рәисе Разил Вәлиев үз чыгышында комитетта барлыгы 14 депутат булуын, үз эшләрен Дәүләт Советы карары белән билгеләнгән 11 төп юнәлеш буенча алып баруларын әйтеп узды.

Агымдагы чакырылыш дәвамында Комитет үз вәкаләтләре буенча 51 закон проектын караган, 49 проект закон буларак кабул ителеп, Президент тарафыннан имзаланып, гамәлгә кергән.

"Кабул ителгән законнар арасыннан ике законга игътибарыгызны юнәлтәсе килә. Мәдәният өлкәсендәге кайбер мәсьәләләр әлегә федераль законнар тарафыннан көйләнеп бетмәгән, һәм безнең комитет, шуны истә тотып, Мәдәният министрлыгы, белгечләр, галимнәр белән берлектә, Дәүләт Советына федераль үрнәге булмаган яңа закон проектлары әзерләп кертте", - диде Разил Вәлиев.

Шуларның берсе - 2016 елда кабул ителгән  “Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турында”гы закон.  "Әлеге Закон республикабызда театр эше өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуның нәтиҗәле механизмын булдыру өчен кирәк иде. Театрларга карата Татарстанда дәүләт тарафыннан да, тамашачылар тарафыннан да игътибар зур. Республикабызда 15 профессиональ дәүләт театрлары белән беррәттән,  3 шәһәр-муниципаль театры һәм районнарда җирле, үзешчән театрлар да эшләп килә. Закон гарантияләгән мөмкинлекләрдән файдаланып, театрларыбыз үзләренең матди-финанс һәм иҗади ресурсларын ныгыта алырлар дип ышанабыз,"  - диде ул.

Разил Вәлиев,  комитет утырышларының берсендә, җәмәгатьчелек мөрәҗәгатьләрен искә алып, республикада Милли кием көне булдыру тәкъдиме белән чыгуларын искә төшерде. "Республикада яшәүче милләтләрнең мәдәни мирасын популярлаштыру, милләтара дуслыкны ныгыту өчен менә дигән чара бит бу. Елга бер тапкыр булса да,  һәр милләт вәкиле үз халкының милли киемнәрен киеп,  урамга чыкса  яисә эшкә килсә, алардан күреп,  башкалар да үз милләте, рухи мирасы, милли киемнәре тарихы белән кызыксына башлар иде. Бу хәрәкәт милли кием җитештерү, аның яңа, заманча үрнәкләрен булдыру, халык һөнәрләрен һәм кәсепләрен үстерүгә дә ярдәм итәр иде. Мәсәлән, Адыгей Республикасының “Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы законында Милли адыг (чиркәс) костюмы көне (28 сентябрь) истәлекле дата буларак билгеләнгән, һәм ул көнне зурлап бәйрәм итәләр, һәркем, шул исәптән хакимият әһелләре дә, ул көнне милли киемнән йөри. Заманында Шиһабетдин Мәрҗани милләтнең өч төп билгесе дип туган телне, гореф-гадәтләрне һәм милли киемне атаган булган. Ә без бүген әкренләп чын милли киемнәребезне оныта барабыз. Әлегә бу тәкъдим буенча фикер алышу бара, мәсьәлә уңай хәл ителер, дип өметләнәбез", - диде ул.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар