Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
13 көн калды
Алексей Песошин: "Республиканың киләчәктәге уңышлары һәр гражданның килешмәүчән һәм принципиаль карашына бәйле".
Рәсми
  • 09 Декабрь 2018 - 10:57
  • Караулар: 261
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне БМО Генераль ассамблеясы карары нигезендә 9 декабрьдә билгеләп үтелә . Дәүләт һәм җәмәгатьчелек игътибарын коррупция проблемаларына юнәлтү төп максат булып тора.

Татарстан Республикасында  хәзерге вакытта коррупциягә каршы бишенче программа эшләп килә. “2015-2021 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру”. Анда араларында дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалар булган 100 дән артык башкаручы катнаша.

Республикада программа кысаларында хакимиятнең халык өчен ачык булуы һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләрнең ныгуы тәэмин ителә. Моның өчен ведомство һәм комитет сайтларында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре һәм чыгымнары, шулай ук коррупциянең торышы һәм аңа каршы үткәрелгән чаралар турында хисап бирелә.

Татарстанның гаммәви хакимият органнарында  “ышаныч телефоннары” һәм “ышаныч тартмалары” эшли. Мөрәҗәгатьләрне җаваплы кешеләр тикшерә, тикшерү чаралары уздырыла.

Җәмгыятьтә коррупциягә каршы тискәре мөнәсәбәт формалаштыру өчен республикада “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында ай саен “Коррупциясез Татарстан” тапшыруы эфирга чыга.

Агымдагы елның август аенда ТР Министрлар Кабинетында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасында  Коррупциягә каршы пропаганда концепциясе расланды. Бу концепция нигезендә коррупциягә каршы пропаганда буенча эшне системалаштыру каралган.

Быел коррупциягә каршы 50 дән артык конкурс һәм акцияләр уздырылды. Аларга белем бирү оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм яшьләр җәлеп ителде.

Җәмәгатьчелекне җәлеп итү республикада  коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыруда уңай мохит тудырырга ярдәм итәчәк.

Татарстан – көчле үсеш алган төбәк. Ләкин икътисадта коррупциягә каршы хәлиткеч көрәштән башка казанышларга ирешеп булмый. Ышанам, республиканың киләчәктәге уңышлары һәр гражданның килешмәүчән һәм принципиаль карашына бәйле.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар