Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Депутат Айрат Хәйруллин киләсе елда тормышка ашырылачак милли проектлар турында сөйләде
Рәсми
  • 29 Ноябрь 2018 - 13:19
  • Караулар: 37
Түбән Кама округыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин 1 гыйнвардан законнарга нинди үзгәрешләр кертеләчәге турында сөйләде.  

Узган атнада Дәүләт Думасында 2019-2021 елларга ил бюджеты өченче һәм соңгы укылышта кабул ителде. Киләсе өч елда милли проектларны гамәлгә ашыру өчен ассигнованиеләрнең гомуми күләме 5 триллион 693 миллиард 154 миллион сум тәшкил итәчәк.

"Бу сумманың зур өлеше -  1 триллион 588 миллиард 295 миллион сум акча  -  демографияне үстерүгә: бала туганда гаиләгә ярдәм итүгә, ипотекага субсидияләр, ана капиталын индексацияләүгә, аналарны яңадан укытуга һәм илдә туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән башка чараларга бүлеп биреләчәк", – дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.

"Демография» проекты кысаларында бакчаларда  өч яшькә кадәрге балалар өчен 255 мең өстәмә урын булдыру планлаштырыла.



"Авыл мәктәпләрендә яңа уку урыннары булдыруга зур игътибар биреләчәк. Илдә яңа мәктәпләр төзү өчен 2019 ел бюджетында акча күләме ике тапкыр күбрәк каралган: алдагы еллар белән чагыштырганда,  24,5 млрд сум урынына 43,8 млрд сум. Дүрт елдан соң авыл мәктәпләрендә 25 меңгә якын яңа урын булдыру планлаштырыла. Хәзер иң мөһиме:  аларда укучылар булу, - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин. - Демографик проблема авыл территориясендә аеруча кискен тора. Якындагы елларда хәл уңай якка үзгәрер дип өметләнәбез". 

Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышында,  беренче чиратта,  игенчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк. Регионнарда аграр эшләр башкару өчен ягулыкны субсидияләү, сөт терлекчелегендә продуктлылыкны арттыру, аграр секторны модернизацияләүне тизләтү, авыл территорияләрен тотрыклы үстерү программасы, фермерларга өстәмә ярдәм итү дә өстенлекле булып тора. 



Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, яңа елда агросәнәгать тармагына дәүләт ярдәме 300 миллиард сумнан артып китәчәк, ягъни 2019 елда авыл хуҗалыгын үстерүгә федераль бюджет чыгымнары 34% ка артачак. Бюджет артуы өстенлекле юнәлешләр үсешенә һәм  "Авыл территорияләрен үстерү"  дәүләт программасын гамәлгә кертүгә бәйле. Киләсе елда тармакның беренче бурычлары  -   авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлауны үстерү, кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эш урыннарын арттыру, дип билгеләп үтте спикер.



"Авыл территорияләрен үстерү программасы форматы озак сроклы булачак һәм авыл территорияләрен үстерүгә сизелерлек йогынты ясаячак. Төбәкләргә авылны үстерүгә бүлеп биреләчәк акчалар мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланылыр дип ышанам", - дип йомгаклады Айрат Хәйруллин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*