Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Алексей Шеленин Түбән Кама муниципаль район Советы эшләре белән идарә итүче вазыйфасына билгеләнде
Рәсми
  • 26 Ноябрь 2018 - 10:08
  • Караулар: 32
Бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе  киңәшмәсендә Айдар Метшин район хакимияте структурасында яңа җитәкче билгеләнүен игълан итте:  Алексей Шеленин Түбән Кама муниципаль район Советы эшләре белән идарә итүче вазыйфасына  билгеләнде.

Элек бу вазыйфада хәзер район Советы Аппарат җитәкчесе Артур Сафин эшләгән иде. 

"Алексей Олегович яхшы әзерлек мәктәбен узды, 2007 елдан ул «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖдә  безнең төп шәһәр төзүче предприятие  җитәкчесенең ярдәмчесе булып эшләде, - дип аңлатты Айдар Метшин. - Соңгы өч елда Алексей Олегович район  башлыгы ярдәмчесе булып эшләде, барлык этапларда да үзен тәҗрибәле белгеч буларак күрсәтте".

Алексей Шеленин вәкаләтләренә оештыру, транспорт, мәгълүмати-техник тәэмин ителеш һәм хуҗалык эшләрен контрольдә тоту мәсьәләләре керә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*