Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Түбән Камада - Кытайның Мэйшань шәһәре вәкилләре
Рәсми
  • 22 Ноябрь 2018 - 14:04
  • Караулар: 29
Түбән Кама бүген Кытайның Мэйшань шәһәреннән рәсми делегацияне кабул итә. Кунаклар нефть химиясе һәм нефть эшкәртү башкаласы җитәкчелеге белән эшлекле очрашу үткәрделәр, кайбер сәнәгать һәм мәдәни мәйданчыкларны карадылар.

Билгеле булганча, Түбән Кама һәм Мэйшань арасында хезмәттәшлек турындагы Меморандумга 2017 елның ноябрендә кул куелган иде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тугандаш шәһәрләр җитәкчелеге төрле өлкәләрдә һәм тармакларда тыгыз хезмәттәшлек итү һәм  ниятен белдерде. Узган ел Мэйшань шәһәрендә булганда, Айдар Метшин кытайлыларны территория, аның икътисадый  һәм инвестицион потенциалы белән якыннанрак танышу өчен Түбән Камага чакырды.



Бүген  Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты рәисе Лю Шицин белән  рәсми очрашуы узды. Эшлекле очрашуда шулай ук Татарстанның Кытайда Тулы вәкаләтле вәкиле Марсель Гыйләҗев та катнашты.

Очрашуны ачып, Айдар Метшин Татарстанның КХР белән мөнәсәбәтләре  югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте, дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән  элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Бу эштә, әлбәттә,  Түбән Кама да  мөһим роль уйнаячак. «Без сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, кече һәм урта бизнесны,  мәдәният һәм туризмны үстерүдә актив  хезмәттәшлек итәргә ниятлибез. Кытай Халык Республикасында кулланыла торган гамәлдәге эшләр  һәм тәҗрибә безнең шартларга, мөмкинлекләргә туры килә», - дип белдерде Айдар Метшин.



Түбән Кама мэры шулай ук инде бүгенге вакытта  ук шәһәр территориясендә хезмәттәшлекнең уңай  мисаллары булуын билгеләп үтте: 2018 елның маенда Түбән Кама АСИҮТ беренче резиденты булып Кытайның «Камасталь» компаниясе булды, ул декабрьдә «Пионер» сәнәгать паркы территориясендә  буялган корыч рулоннар җитештерү буенча заманча предприятие эшли башлаячак.

Лю Шицин да кытайлылар ягыннан тыгыз хезмәттәшлеккә йөз тотылуын билгеләп үтте. Ул Түбән Кама җитәкчелегенә кунакчыл булулары һәм шәһәр, аның җитештерү потенциалы белән шәхсән танышу, тугандаш шәһәрләр арасында  дустанә мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту мөмкинлеге булдырган өчен рәхмәтен  белдерде.

Очрашуда ике як җитәкчелеге якын араларда хезмәттәшлек турында беркетмәгә кул кую турында килештеләр, ул үз эченә сәнәгать, авыл хуҗалыгы, туризм һәм мәгариф өлкәсендәге эшләрне алачак. Беркетмәгә кул кую 2019 елның мартында Түбән Камада узачак инвестицион форум кысаларында узачак.

Шулай ук бу атна ахырында Түбән Камага  Кытайның "Алтын фил"  компаниясе вәкилләре килүе билгеле булды, компания  хәзерге вакытта минераль ашламалар җитештерү өлкәсендә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү вариантларын карый.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*