Рус Тат
Айдар Метшин Төркия вәкилләренә рәхмәтен җиткерде
Рәсми
  • 03 Ноябрь 2018 - 13:09
  • Караулар: 6
Бүген көннең беренче яртысында Түбән Камада тугандаш шәһәрләр мэрларының очрашуы узды.

Төркиянең Мармарис шәһәре мэры Али Аҗар җитәкчелегендәге төрек делегациясе безнең шәһәргә иртәгә Халык иҗаты йортында узачак "Туганлык һәм кавышу фестивале» дип аталган уртак иҗади проектта катнашу өчен килде. Әлеге чара Түбән Кама һәм Төркиянең  Мармарис шәһәре арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында үткәрелә. Фестивальдә Түбән Кама, Татарстан һәм Төркия Республикасының иҗат коллективлары катнашачак, алар шулай ук Түбән Камага килеп, хәзерге вакытта җирле коллективлар белән уртак репетицияләр үткәрәләр.



Бүгенге утырышта Түбән Кама-Мармарис арасындагы бәйләнешләрне үстерү мәсьәләсендә төп эшләр каралды. Әйтик, 2019 елда "Кванториум" технопаркының иң сәләтле ун укучысы Төркиягә ял итәргә бару хокукы алачак. Аларга ял итәргә юлламалар иртәгә тапшырылачак. 



Түбән Кама мэры Айдар Метшин Төркия Республикасы вәкилләренә тыгыз хезмәттәшлек өчен, тугандаш булу турындагы килешү кысаларында башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Түбән Камада үткәрелә торган фестивальнең әһәмиятен аерым билгеләп үтте. "Төркия Республикасы мәдәниятен Түбән Камада, безнең мәйданчыкта  тәкъдим итү мөмкинлеге булдыруыгыз һәм аны оештыруыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Айдар Метшин.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*