Рус Тат
Айдар Метшин: "Татарстанның төп законы, барыннан да элек, хезмәт кешеләренең мәнфәгатьләрен яклауга, лаеклы тормышын тәэмин итүгә, милләтара бердәмлек, гражданлык татулыгын һәм динара дуслыкны саклауга юнәлдерелгән".
Рәсми
  • 06 Ноябрь 2018 - 07:11
  • Караулар: 9
Бүген Түбән Кама халкы Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтә. Республиканың Төп Законы 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде.

Республика Конституциясе  тарихи борылыш этабында кабул ителде һәм күпмилләтле Татарстан халкының гражданлык дөньясына, социаль гаделлеккә, рухи-әхлакый яңаруга, җәмгыятьнең нәтиҗәле үсешенә омтылышын чагылдырды. Конституция шәхес хокуклары гарантияләренә, шулай ук иҗтимагый инициативаны  үстерүгә принципиаль әһәмият бирә.

"Татарстанның төп законы, барыннан да элек, хезмәт кешеләренең мәнфәгатьләрен яклауга, лаеклы тормышын тәэмин итүгә, милләтара бердәмлек, гражданлык татулыгын һәм динара дуслыкны саклауга юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә, без, Татарстан Конституциясе көнен Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм иткәннән соң, билгеләп үтәбез, "-  дип мөрәҗәгать итте  Айдар Метшин бәйрәм котлавында. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*