Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
6 көн калды
Айдар Метшин: "Мондый өйрәнүләр нинди дә булса гадәттән тыш хәл килеп чыгу очракларына әзерлегебезне анализларга ярдәм итә".
Рәсми
  • 09 Октябрь 2018 - 10:23
  • Караулар: 70
Түбән Камада бу көннәрдә гражданнар оборонасы буенча команда-штаб өйрәнүләре  уза, алар шәһәрдә 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Мондый масштаблы өйрәнүләр шәһәрдә 2014 елның сентябрендә үткәрелде. Ул вакытта барлык  мәсьәләләрне оештыру, структураларның һәм чараларның көйле эшләве өчен югары бәя куелган иде.  

2018 елда бурыч - Татарстан Республикасы территориаль системасына караган  Түбән Кама звеносы идарә органнарының һәм көчләренең һәлакәтләр һәм табигый бәла-казаларны кисәтү һәм аларны бетерү буенча бердәм дәүләт системасының эшләвен, шулай ук Түбән Кама муниципаль районының Гражданнар оборонасы системасының аерым шартларда эшләвен тикшерү. 

Өйрәнүләрнең төп этабы 10 һәм 11 октябрьдә узачак. Бу көннәрдә шәһәр һәм район территориясендә гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү буенча гамәлләр эшләнәчәк, хәбәр итү сигналлары тикшереләчәк.




Хәзерге вакытта махсус комиссия тарафыннан Түбән Кама звеносы һәм гражданнар оборонасы идарәсенең команда-штаб өйрәнүләрен үткәрүгә әзерлеге  өйрәнелә. 

Мәсәлән, кичә район башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ГО өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Наил Гәрәев катнашында Түбән Кама муниципаль районының Гражданнар оборонасы штабы һәм  әлеге эшкә җәлеп ителгән барлык хезмәтләр вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды. 

Эшлекле киңәшмәне ачып, Айдар Метшин булачак өйрәнүләрнең мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте, чөнки Түбән Кама – зур сәнәгать предприятиеләре тупланган шәһәр.


«Без алда торган укуларның әһәмиятен аңлыйбыз: бу -   факультатив чара түгел, җәлеп ителгән барлык хезмәтләр моңа тулысынча аңлы карарга тиеш. Бу -   барыннан да элек, безнең халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе. Мондый өйрәнүләр нинди дә булса гадәттән тыш хәл килеп чыгу очракларына әзерлегебезне анализларга ярдәм итә. Безнең бурыч – барлык уку мәсьәләләрен мөмкин кадәр һәм оператив рәвештә эшләү, Түбән Кама звеносының барлык көчләре  җайлы һәм нәтиҗәле эшләргә тиеш», - дип билгеләде Айдар Метшин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*