Рус Тат
Айдар Метшин Түбән Кама хакимият органнары структурасында яңа җитәкчеләрне тәкъдим итте
Рәсми
  • 08 Октябрь 2018 - 17:26
  • Караулар: 33
"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Айдар Метшин рәсми рәвештә шәһәр һәм район активына ике яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе вазыйфасына Айгөл Аитова билгеләнде.



Айгөл Аитова  хезмәт эшчәнлеген  «Яшь техник» яшүсмерләр клубында башлап җибәргән, аннан соң яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенең әйдәп баручы белгече булып эшләгән, ә соңгы 3 елда «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле бүлекчәсе башкарма комитетын җитәкләгән. 

Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, бүген безнең шәһәрдә һәм районда 14 яшьтән 30 яшькә кадәр 58 меңнән артык яшь кеше яши. 35 ведомство карамагындагы учреждение, шулай ук 8 яшьләр һәм 54 балалар иҗтимагый оешмасы һәм берләшмәсе эшли. Моңа бәйле рәвештә,үсеш процессын оештыру һәм яшьләр потенциалын активлаштыру буенча максатчан система  булдыру зарур.



Шулай ук Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр идарәсе җитәкчелегендә дә кадрлар үзгәрешләре булды. Идарә башлыгы урынбасары-полиция башлыгы итеп полиция подполковнигы Айнур Камалов билгеләнде.

Айнур Камалов хезмәт юлын  Бызов ЭЭБ шәхескә каршы җинаятьләрне ачу бүлекчәсе  оперуполномоченные вазыйфасыннан башлаган. 2012 елда ул икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы тору бүлеген җитәкли, ә 2013 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгы Түбән Кама районы буенча идарәсенең оператив эш буенча полиция башлыгы урынбасары вазыйфасын башкара.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*