Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
6 көн калды
Рөстәм Миңнеханов: "Ел ахырына кадәр "ТАИФ-НК" предприятиесенең авыр нефть калдыкларын тирәнтен эшкәртү буенча комплексын эксплуатациягә кертү эшләрен төгәлләргә кирәк".
Рәсми
  • 24 Сентябрь 2018 - 17:07
  • Караулар: 108
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 40нчы утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.Утырышта Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин да катнашты.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм биредәге нефть-газ-химия предприятиеләре эшчәнлегенә тукталды. 

«Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә изопрен каучук чыгару производствосын яңартып кору һәм аның куәтен арттыруга юнәлтелгән киң колачлы программа уңышлы тәмамлана. Аерым алганда, 18,5 млрд сумлык ике этап тәмамланды, формальдегид, изобутилен чыгару буенча яңа производстволар эшли башлады. Өченче этапны башкару быелның ахырына кадәр изопрен каучук җитештерүне 330 мең тоннага җиткерергә мөмкинлек бирәчәк, -дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.



«ТАНЕКО» комплексында яңа ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасын эшләтеп җибәрү һәм нефть эшкәртү җайланмалары куәтен 14 млн тоннага җиткерү, «Евро-5» класслы автомобиль бензины җитештерә башлау, шулай ук «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә 600 мең тонна күләмендә этилен җитештерү буенча яңа производство һәм аның белән бәйле башка производстволар төзелеше проектын гамәлгә ашыру республиканың нефть-газ-химия комплексында стратегик бурычлар булып тора.

Моннан тыш, ел ахырына кадәр «ТАИФ-НК» предприятиесенең авыр нефть калдыкларын тирәнтен эшкәртү буенча комплексын эксплуатациягә кертү эшләрен төгәлләргә кирәк. Әлеге проектка 1 700 млн АКШ доллары тотылачак».


Фото:R16


 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*