Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
16 түбәнкамалыга дәүләт бүләкләре тапшырылды
Рәсми
  • 21 Сентябрь 2018 - 19:38
  • Караулар: 42
Түбән Кама шәһәренең  туган көне алдыннан  берьюлы 16 якташыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Тантананы Советлар йортының кече залында Айдар Метшин җитәкләде.

Республика дәрәҗәсендәге бүләкләрне атказанган табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, төзүчеләр, сәнәгатьчеләр һәм  башка өлкә белгечләре алды. "Сез Түбән Кама активын, элитасын тәкъдим итәсез, - дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, тантана сәбәпчеләрен котлап. - Түбәнкамалылар  -  ачык, битараф булмаган кешеләр. Без хәзер шундый,  хөрмәтле беренче төзүчеләребез дә шундый булды. Үз артында Түбән Каманың киләчәге торган  яшьләребез дә шундый булыр дип ышанам".


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*