Рус Тат
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Рәсми
  • 24 Сентябрь 2018 - 07:25
  • Караулар: 47
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

 Җәйге сессия 40нчы утырыш белән башланып китәчәк, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы укылачак.

Чара Казан шәһәренең Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында  10.00 сәгатьтә  башлана.

Юллама турыдан-туры телевидение һәм радио аша тапшырылачак.

Чарага барлыгы 600 ләп кеше: Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республиканың муниципаль берәмлекләре, учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылган.
Татарстан Республикасы Президенты сайтында (www.president.tatarstan.ru) чараның онлайн трансляциясе оештырылачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*