Рус Тат
Татарстан Президентының парламентка еллык юллама белән мөрәҗәгать итү көне билгеле булды
Рәсми
  • 18 Сентябрь 2018 - 08:18
  • Караулар: 50
24 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 40нчы утырышы узачак.

Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк, дип яза "Татар-информ". Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында билгеле булган.

Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында Татарстанның эчке һәм тышкы халәте хакында сөйләячәк.

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. Иртәнге 10нан утырышның турыдан-туры  телевизион һәм радиотрансляциясе оештырылачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*