Рус Тат
«ТАНЕКО» комплексында ил һәм республика җитәкчелеге катнашында ике яңа җайланманы эшләтеп җибәрү тантанасы үтте
Рәсми
  • 12 Июль 2018 - 13:28
  • Караулар: 57
Бүген «Татнефть» компаниясенең «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында керосин һәм дизель ягулыгын гидрочистарту буенча ике яңа җайланманы эшләтеп җибәрү чарасы узды.

Чарада Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин катнашты.


«Бүген компания алдында зур бурычлар тора, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов . – Коллективның программаны тормышка ашырачагына ышанам, чөнки биредә баручы глобаль үзгәрешләрне күреп торабыз. Алга атлагыз, «ТАНЕКО» илебездә нефть эшкәртү комплекслары арасында беренче урында торсын!»



Билгеле булганча, 2018 ел башында Түбән Кама заводында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында сәнәгатьтә эксплуатацияләү өчен нафтаны гидрочистарту һәм изомерлаштыру җайланмасы эшләтеп җибәрелгән иде.

Керосин һәм дизель ягулыгын гидрочистарту буенча әлеге ике яңа җайланманың куәте елына 500 000 һәм 1 600 000 тонна тәшкил итә. Биредә югары технологияле 80нән артык эш урыны булдырылган.

Компания тарафыннан проектны гамәлгә ашыру өчен 307 млрд сумнан артык акча тотылган. Төзелеш эшләрен әзерләүче, җайланманы чыгаручыларны санамаганда да, бу эштә 10 меңнән артык кеше хезмәт куйган.

Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Павел Сорокин билгеләп үткәнчә, «Татнефть» һәм «ТАНЕКО» – Россиянең башка коллективлары өчен яхшы үрнәк. «Татарстанда импортны алмаштыру буенча әйбәт тәҗрибә тупланган», - диде ул.

Бүген «ТАНЕКО» нефть эшкәртү куәтләре бар көченә эшли. 2017 елда гына да комплекста 8,5 млн тонна нефть продуктлары җитештерелгән. Эшкәртү тирәнлеге 99,2%тан артып китә, ачык төстәге нефть продуктлары чыгышы – 87,5%тан артык.

«Ә берничә ел элек кенә биредә буп-буш кыр иде, -дип искә ала Наил Мәганов. – Без яңа производство - илнең нефть эшкәртү өлкәсендә чын флагманын төзүгә ирештек. Безнең тәҗрибә бүген илнең теләсә кайсы почмагында теләсә нинди катлаулылыктагы проектны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә».


Җайланманы символик төстә эшләтеп җибәргәннән соң, биредә компаниянең әлеге җайланмаларны торгызуда хезмәт куйган хезмәткәрләрен, подрядчы оешма вәкилләрен бүләкләү тантанасы үтте.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар