Рус Тат
Түбән Камада Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының күчмә утырышы үтте
Рәсми
  • 11 Июль 2018 - 15:42
  • Караулар: 111

Түбән Кама архивка мөрәҗәгать итүчеләргә хезмәт күрсәтү өлкәсендә алдынгылар сафында бара. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты күчмә утырышында хәбәр ителде.

Түбән Камада узган әлеге киңәшмәдә ТР премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина һәм республиканың 46 архив учреждениесе вәкилләре катнашты. 


Киңәшмәгә кадәр делегация, халыкка хезмәт күрсәтү тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан, Түбән Кама күпфункцияле үзәгендә булды.

Тарих китабында ак эзләр булмау – архивта эшләүчеләрнең төп бурычы. Бу хакта бүген киңәшмә барышында Ләйлә Фазлыева да әйтеп узды. Тагын бер мөһим бурыч – халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын үстерү. Бу уңайдан Түбән Кама – алдынгылар рәтендә. Район архивында бүгенге көндә 85 меңгә якын документ саклана, 341 фонд исәпләнә. Мөрәҗәгатьләр саны елдан-ел арта бара: агымдагы елда гына да инде 3,3 меңнән артык гариза кабул ителгән, ел буена бу сан 7 меңнән артып китә. Архив фондының яңа документлар белән тулылануын да исәпкә алсак, соңгы өч ел дәвамында 14 меңнән артык документ кабул ителгән, шуннан чыгып, архив хезмәткәрләре эшенең ни дәрәҗәдә җаваплы булуы турында фикер йөртергә мөмкин. 



Оешма үз эшен камилләштерүен дәвам итә: хәзер архив хезмәте Түбән Каманың күпфункцияле үзәгендә дә күрсәтелә башлаган. Моннан тыш, учреждение “Яшь архивчы” проектын да булдырган, мәктәп укучылары белән әлеге юнәлештә нигезле эш алып барылачак. 



Коллегия утырышында шулай ук республиканың башка районнары тәҗрибәсе белән дә таныштылар. Гомумиләштереп, Ләйлә Фазлыева бүгенге көндә республикада архивлар алдында торган төп бурычларны санап узды. Беренчедән, документларны цифрлаштыру эше буенча максатчан эш алып барырга кирәк. Бу үрнәк Түбән Камада ачык чагыла. Икенчедән, чараларда катнашып, күргәзмә эшләрен оештыруда актив булу зарур. Архив биналарын төзекләндерү эше республикада 87 процентка башкарылган, ә күргәзмәләрдә катнашу муниципалитетларның үзләреннән тора. Тагын бер бурыч – югалган документларны торгызу. Ләйлә Фазлыева моның кешеләр язмышы мәсьәләсе булуын ассызыклады, аңа аерым игътибар юнәлтергә кирәклеген билгеләде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*