Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
“Түбән Кама Нефтехим” җәмгыятендә Рөстәм Миңнеханов катнашында акционерларның гомуми җыелышы үтте
Рәсми
  • 20 Июнь 2018 - 15:35
  • Караулар: 118

“Түбән Кама Нефтехим” җәмгыятендә 2017 ел нәтиҗәләре буенча акционерларның гомуми җыелышы үтте.

Җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәр башлыгы Айдар Метшин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Түбән Кама Нефтехим” ГАҖ директорлар Советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, “Түбән Кама Нефтехим” генераль директоры Азат Бикмурзин катнашты.

2017 елда компания җитештерү планын арттырып үтәгән, ул 102,1% тәшкил итә. Продукция һәм хезмәт күрсәтүдән кергән табыш 162,1 млрд сумга җиткән. Ел дәвамында 702 мең тонна каучук реализацияләнгән, 698 мең тонна пластик төяп озатылган, түбән тыгызлыктагы полиэтиленны төяп озату 70 мең тоннага арткан.


Әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик куркынычсызлык мәсьәләләренә килгәндә, 2017 елда предприятие тарафыннан чыгарылучы агынты сулар күләме 5 млн 140 мең тоннага киметелгән. Калдыклар күләме 17 мең тоннага, атмосферага зазарлы матдәләр чыгу 1 мең тоннага кимегән.

Компания үз өстенә алган социаль бурычларны да уңай хәл иткән. Соңгы өч елда «ТАИФ» компанияләр төркеменә караучы эшчеләрне торак белән тәэмин итүдә 1400 фатир тапшырылган, тагын 153 фатир ипотека нигезендә бирелгән.

“Түбән Кама Нефтехим” ГАҖ акционерларының гомуми җыелышында ике эре килешү хупланды: предприятие белән Линде АГ компаниясе арасында этилен җитештерүдә куәте елына 600 мең тонна тәшкил иткән яңа производствоны сафка бастыру проекты һәм Ойлер Гермес (Euler Hermes) иминият полисы ябуы исәбенә озак срокка кредит килешүе төзү. Кредит бирүчеләр, асылда, биш банк консорциумыннан гыйбарәт, нигездә алар Германия Федератив Республикасы һәм оешкан Дойче Банк АГ (Deutsche Bank AG) исеменнән эш йөртә. Хәзерге вакытта проект документациясе әзерләнә, төзелеш мәйданын агымдагы елның июленнән әзерли башларга ниятлиләр.


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов проектның финанс схемасы расланган булуын хәбәр итте. Илбашы сүзләренчә, ТР Үсеш стратегиясе нигезендә икътисад үсешендә төп юнәлеш булып, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе торачак, биредә зур урынны “Түбән Кама Нефтехим” алып тора.

Үз чыгышында Айдар Метшин компаниянең Түбән Кама муниципаль районы социаль-икътисадый үсешенә зур йогынты ясавын билгеләп үтте. Район башлыгы сүзләренчә, бүгенге көндә җирлектә Түбән Кама сәнәгать предприятиеләре җитештергән чималны эшкәртү белән шөгыльләнүче кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү эше алып барыла, территория АСИҮТ буларак эш йөртә, һәм монда “Түбән Кама Нефтехим” ГАҖ ярдәме, үзара хезмәттәшлек итү бик мөһим.


Гомуми җыелыштан соң, директорлар Советының яңа составы беренче утырыш үткәрде. Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, совет әгъзалары “Түбән Кама Нефтехим” ГАҖ директорлар Советы рәисе итеп Руслан Шиһабетдиновны сайладылар. Азат Бикмурзинны компаниянең гендиректоры буларак расладылар.

Җыелыш барышында Рөстәм Миңнеханов Владимир Бусыгинга “Дуслык” ордены тапшырды, аның предприятие үсеше өчен керткән тырышлыгын билгеләп үтте.


Йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов “Түбән Кама Нефтехим” ГАҖнең республикада гына түгел, Россия күләмендә әһәмиятле урын биләвен тагын бер кат ассызыклады, киләчәктә төзеләчәк этилен комплексының масштаблы бурычларын атады.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар