Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
Май бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәчәгебез билгеле
Рәсми
  • 17 Апрель 2018 - 14:35
  • Караулар: 80
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү Көне – бәйрәм көннәре булып тора.

Хезмәткәрләр ял һәм бәйрәм көннәрен нәтиҗәле файдалансын өчен, Россия Хөкүмәте карары белән яллар якшәмбе, 7 гыйнвардан — чәршәмбе, 2 майга, шимбә, 28 апрельдән— дүшәмбе, 30 апрельгә күчерелгән.

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 29, 30 апрель һәм 1, 2, 9 май бәйрәм көннәре булып тора. Шимбә, 28 апрельдә һәм сишәмбе, 8 майда эш көне бер сәгәтькә кыскара.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар