Рус Тат
Айдар Метшин Түбән Камада бакча сезонын ачуга кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләде
Рәсми
  • 16 Апрель 2018 - 15:45
  • Караулар: 23
Бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Камада 2018 елга дача-бакча сезонын ачу мәсьәләләре дә тикшерелде. Билгеле булганча, хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районы территориясендә гомуми исәбе 27 меңнән артык кишәрлеге булган 27 бакчачылык ширкәте исәпләнә.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры Айдар Метшин быелгы бакча сезонын ачып җибәрүгә әзерлекнең әһәмиятле чараларның берсе булуын билгеләп үтте. Аерым алганда, бүгенге көндә бакчачылык ширкәтләре җитәкчеләре алдында хәлиткеч максатлар тора: сүз, беренче чиратта, кышкы чордан соң территорияләрне тәртипкә китерү турында.

Киңәшмәдә шулай ук бакчаларга илтүче автобус маршрутларын ачу мәсьәләсе дә каралды. Айдар Метшин хәбәр итүенчә, дачаларга беренче маршрутлар бу атнаның шимбәсе - 21 апрельдә ачылачак, пенсионерларны илтүдә билетларга ташламалы бәяләр үз көчендә кала.

Шунысын да билгеләп үтик, 2017 елдан Түбән Кама бакчачыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән махсус республика программасында катнаша. Агымдагы елда әлеге программа нигезендә бакчаларны су белән тәэмин итү, электр челтәрен, трансформатор подстанцияләрен алыштыру эшләре башкарылачак. «106», «106 Д», «121 А» маршрутлары буенча юлларны капиталь төзекләндерү эшләре башкарылачак. « Башкарылган чаралар ярдәмендә без, гомумән алганда, Түбән Каманың 22,5 мең бакча кишәрлеге урнашкан 21 бакчачылык ширкәтендәге шартларны яхшырта алачакбыз”, -дип йомгаклады Айдар Метшин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*