Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
4 көн калды
Хоккей йолдызлары атналыгы 2019 елда Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә узачак
Рәсми
  • 13 Апрель 2018 - 10:32
  • Караулар: 75
Бу атнаның шимбәсе, 14 апрельдә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм КХЛ президенты Дмитрий Чернышенко Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә 2019 елда Хоккей йолдызлары атналыгы уздыру турында килешү төзиячәкләр. Килешүне имзалау Казан шәһәрендә үтәчәк, дип яза http://tatcenter.ru. Очрашу барышында әлеге спорт чарасын үткәрү мәсьәләләре дә каралачак.

Хоккей йолдызлары атналыгы 2019 елның гыйнварына билгеләнгән. Әлеге карар 28 март көнне Мәскәүдә КХЛ директорлар советы утырышында кабул ителде. Башта спортчылар Түбән Камага киләчәк, 12 гыйнвар көнне биредә хатын-кызлар хоккей лигасы матчы планлаштырыла, 13 гыйнварда исә эстафета яшьләргә күчә. Казан шәһәрендә 19 гыйнварда мастер-шоу үткәрү каралган, 20се көнне – КХЛ йолдызлары матчы.

Билгеле булганча, 2018 елда хоккей йолдызлары матчы Астана шәһәрендә узган иде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*