Рус Тат
Түбән Камада шәһәр һәм район советлары сессияләре узды
Рәсми
  • 12 Апрель 2018 - 11:16
  • Караулар: 33

Кичә Түбән Камада шәһәр һәм район советлары сессияләре узды. Анда төп мәсьәлә буларак Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районында 2017 елга бюджет үтәлеше каралды. Утырышта муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин,аның урынбасары Эльвира Долотказина, башкарма комитет җитәкчеләре, идарә һәм бүлек башлыклары, депутатлар катнашты. 

Гомуми күрсәткечләр буенча, Түбән Кама муниципаль районында узган елда керем 4,5 млрд. сум, чыгым – 4,6 млрд. сум тәшкил итә. Түбән Кама шәһәре буенча керем - 1,6 млрд. сум, чыгым – 1,8 млрд. сум. Район, шәһәр, 15 авыл җирлеге һәм Кама Аланы бюджетларыннан торган консолидацияләнгән бюджетта узган ел шәхси кертемнәр 3,8 млрд. сум тәшкил иткән, кире кайтарылмый торган кертемнәр - 1,9 млрд. сумнан артык, чыгымнар - 5,17 млрд. сумнан күбрәк. Планда расланган 2,8 млрд. сум күләмендәге консолидацияләнгән бюджет шәхси кертемнәр хисабына 3,8 млрд. сумга үтәлгән, шул рәвешчә, бюджет үтәлеше 107% ны тәшкил итә.


Бюджет кертемнәрендә төп урынны физик затларның кертемнәреннән алынган салым били. Бу күрсәткеч кертемнәрнең гомуми күләменең 42 % ын тәшкил итә. 2017 елда салым җыемнары 96% ка үтәлгән. Моның төп сәбәбе “Түбән Кама Нефтехим”ның 2016 ел өчен дивидендлар түләүдә тоткарлыкларында һәм мөлкәти һәм социаль исәпләүләрдән НДФЛ күләмен кире кайтару белән бәйле. Бу өлкә буенча артым 45 млн сум тәшкил иткән. НДФЛдан кергән суммаларның күпчелек өлеше “Түбән Кама Нефтехим” ГАҖ (20%), «ТАИФ-НК» һәм «ТАНЕКО» (һәрберсеннән алтышар %), «Татнефть» (10%) предприятиеләренә карый.   


Икенче урында –җир өчен салым, узган ел бу өлкәдәге кертемнәр күрсәткече 1,4 млрд. сум тәшкил иткән, план 152 млн сумга артыграк үтәлгән. Физик затлар милегеннән кертелгән салым җыемнары 101,9 млн сумга җиткән, план үтәлеше- 147 %.

Моннан тыш, консолидацияләнгән бюджетта 39% кертемнәрне бюджетара трансфертлар алып тора. Бу сумма 1,9 млрд сумнан артыграк, шуларның 26,8 млн сумы – федераль, 1,9 млрд сумы – республика бюджетыннан.

Депутатлар бертавыштан Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районында 2017 елга бюджет үтәлеше турында тавыш бирде. 

Моннан тыш, сессиядә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакында үзгәрешләр мәсьәләсе дә каралды.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкилнең Түбән Кама муниципаль районындагы иҗтимагый ярдәмчесе Тамара Трошина 2017 елда Түбән Кама муниципаль районында кеше хокукларын һәм иреген саклау мәсьәләләре турында мәгълүмат җиткерде, халыктан кабул ителгән мөрәҗәгатьләрдә беренче урында – эш бирүченең хезмәт хакын вакытында түләмәве. 


Айдар Метшин район күләмендә хезмәт хакын түләүдә тоткарлыклар булмаска тиешлеген ассызыклады. 

Тамара Трошина шулай ук эш урынында хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешенә нык игътибар булырга тиешлеген дә билгеләп үтте.

Сессиядә шәһәр советы депутаты Василий Шуйскийның үз вәкаләтләреннән азат итүләрен сорап язылган гаризасы да каралды. Айдар Метшин, биш чакырылышта депутат булып сайланып килеп, үзен актив һәм дәрәҗәле итеп күрсәткән Василий Шуйскийның депутатлыктан китүе совет өчен зур югалту булуы хакында әйтте. 


Шуйский Василий Николаевич -“Түбән Кама Нефтехим” ГАҖ генераль директорының персонал белән эш һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, 18 яшеннән предприятиегә килеп, гомере буе шунда хезмәт куйган кеше.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*