Рус Тат
21 Сентябрь 2018
17:00 - 19:00
2 көн калды
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Марта Зәйнуллинага “Дуслык” ордены тапшырды
Рәсми
  • 04 Апрель 2018 - 11:50
  • Караулар: 96

2018 елда Кореяның Пхенчхан шәһәрендә узган Паралимпиада уеннарында бер көмеш, ике бронза медаль яулаган якташыбыз Марта Зәйнуллинага бүген “Дуслык” ордены тапшырылды. Орденны Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Спортчы кызның тренерлары – Фәридә Сафиуллина «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Ирина Полякова ТР Президенты Рәхмәтенә лаек булдылар.

Паралимпия уеннарында Марта Зәйнуллина биатлон буенча 10 чакрымга узышуда - көмеш, 5 чакрымга узышуда һәм 1,1чакрымга спринтта бронза медальләргә лаек булды.

«Безнең олимпиячеләргә, паралимпиячеләргә һич тә гади булмаган шартларда чыгыш ясарга туры килде. Ләкин мин безнең спортчыларның ихтыяр көче зур булуын һәм сезгә берни дә киртә була алмавын беләм», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.

ТР Президенты паралимпиядә өч медаль алуның зур тырышлык һәм көч таләп итүен белдереп, Марта Зәйнуллинага республика данын лаеклы яклавы өчен рәхмәтен белдерде. « Уен барышы, сезнең чыгышларны бөтен Татарстан игътибар белән күзәтте», -диде Президент.

Барлык түбәнкамалылар исеменнән Марта Зәйнуллинаны тәбрикләү өчен, чарага Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина килде.

Үз чыгышында Марта Зәйнуллина барлык җанатарларына, тренерларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бүгенге көндә Татарстанда спортның паралимпия төрләрен үстерүгә зур әһәмият бирелә. Балалар- яшүсмерләр спорт-адаптив мәктәбе филиаллары ачыла, мөмкинлекләре чикле спортчылар, аларның тренерлары өчен уңай шартлар булдырыла.

Статистика буенча, хәзерге вакытта республикада физик мөмкинлекләре чикле булган 42,5 меңнән артык кеше спорт белән шөгыльләнә. ТР Президенты спорт министры Владимир Леоновка әлеге эшне дәвам итәргә йөкләде.

Чыганак: www.tatar-inform.ru


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар