Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
Рөстәм Гарипов Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге башлыгы итеп билгеләнде
Рәсми
  • 02 Апрель 2018 - 13:21
  • Караулар: 158
Бүген дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айдар Метшин җәмәгатьчелеккә Түбән Кама районы һәм шәһәре ЮХИДИ бүлегенең яңа башлыгын – Рөстәм Гариповны тәкъдим итте.



Рөстәм Рамил улы хезмәт юлын туган шәһәре Чистайда юл-патруль хезмәте инспекторы буларак башлаган. Соңрак - ЮХИДИ административ практика бүлегендә, аннары – имтихан кабул итү бүлегендә эшли һәм шул бүлекнең җитәкчесе итеп билгеләнә. 2014 елда Нурлат районына ЮХИДИ бүлеге башлыгы итеп күчерелә, үзен җаваплы, тәҗрибәле җитәкче буларак таныта.

Айдар Метшин яңа җитәкчене тәкъдим итеп, аңа Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге эшен алып баруда ышанычын белдерде, хезмәтендә уңышлар теләде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*