Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
28 март - Россиядә матәм көне
Рәсми
  • 28 Март 2018 - 08:39
  • Караулар: 125

Бүген - Россия күләмендә матәм көне. Илебез халкы Кемерово өлкәсендә һәлак булучыларның туганнарының авыр кайгысын уртаклаша. Барлык биналарда әләмнәр төшерелгән, күңел ачу чаралары үткәрелми. Телевизион каналларда тапшыруларга үзгәрешләр кертелде, реклама күрсәтелми.

Кемеровоның үзендә дүшәмбедән өч көнлек матәм игълан ителде. Бүген һәлак булучыларны соңгы юлга озаталар. Узган якшәмбедә биредә «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә чыккан янгын фаҗигасендә 64 кеше һәлак булды.

Әлеге фаҗига Россия халкын тирән кайгыга салды, шәһәрләрдә халык мемориаллары булдырылды, ун меңнәрчә кеше урамнарга чыкты, алар һәлак булучылар истәлегенә шәмнәр кабызалар, чәчәкләр, уенчыклар илтәләр, гыйбадәтханәләрдә һәлак булучылар рухына догалар кылына.

Түбән Каманың комплекслы музее каршында Кемероводагы фаҗигадә һәлак булучылар истәлегенә халык мемориалы барлыкка килде: түбәнкамалылар бирегә килеп, фаҗига корбаннарын искә алалар, чәчәкләр салалар. Бүген шәһәрнең телевизион манарасы утлары сүндерелде, мәдәни чаралар үткәрелми.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*