Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
4 көн калды
Түбәнкамалы Мөнир Шәяхмәтов - Россиянең атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре
Рәсми
  • 16 Март 2018 - 08:58
  • Караулар: 180

Кичә, 15 мартта, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында сәнәгать, икътисад, мәдәният, мәгариф, медицина һәм башка өлкәләрдә тырыш хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән 46 кеше. 


Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан бүген – Россиянең алга киткән сәнәгать төбәкләреннән берсе. «Бездә эре инвестицион, икътисадый һәм инфраструктур проектлар гамәлгә ашырыла. Без беренчелекләрне һәм бөтендөнья дәрәҗәсендәге форумнарны кабул итәбез, социаль өлкәгә зур игътибар бирәбез», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның көндәшлектә өстенлеге иҗтимагый-сәяси тотрыклылыктан, милләтара һәм динара татулыктан гыйбарәт. 



Лауретларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, аларның һәрберсе республиканың уңышлы үсешенә зур өлеш кертә. «Сезгә патриотизм, эшегезгә бирелгәнлек һәм югары һөнәри казанышларга ирешкәнегез өчен рәхмәт белдерәсем һәм киләчәктә эшегездә уңышлар телисем килә», - диде ул.

Бүләкләнүчеләр арасында түбәнкамалы - 8нче торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе җитәкчесе Мөнир Шаһзадә улы Шәяхмәтов та бар. Аңа “Россиянең Атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре” исеме бирелде.

Мөнир Шәяхмәтов 1977 -1989 елларда мәгариф өлкәсендә хезмәт куя. Һөнәри эшчәнлеген авыл мәктәбендә физика-математика укытучысы буларак башлый, мәктәп директоры булып эшли. Соңрак хезмәт юлын торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәвам итә. Бүген ул шәһәрнең 50гә якын күп катлы йортына хезмәт күрсәтүче 8нче торак-коммуналь хуҗалык предприятиесен җитәкли.

Хезмәт эшчәнлеге дәверендә Мөнир Шәяхмәтов үзен тәҗрибәле, җаваплы җитәкче, оста оештыручы буларак танытты, ул җитәкләгән коллектив шәһәрдәшләрнең ихтирамын яулады.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотолары.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*