Рус Тат
Түбән Кама – Мармарис: тугандаш мөнәсәбәтләрне үстерү турында килешүгә кул куелды
Рәсми
  • 12 Март 2018 - 11:11
  • Караулар: 175

Бәйрәм ялларында Түбән Кама Төркия вәкилләрен кабул итте. Советлар йортында Айдар Метшин һәм Төркиянең Мармарис шәһәре мэры Али Адҗар тарафыннан шәһәрләр арасында үзара тугандаш мөнәсәбәтләрне үстерү турында ике яклы килешүгә кул куелды. Чарада Төрек Республикасының Казан шәһәрендәге генконсулы Әхмәт Садыйк Доган да катнашты.

«Килешү безнең өчен үзенә бер төрле «юл картасы» булып тора, анда эш планы кысаларында 2018 елга хезмәттәшлекнең төрле өлкәләренә кагылышлы чаралар билгеләнде», - дип хәбәр итте Айдар Метшин. Алда үзара багланышларны үстерүдә яңа бурыч һәм максатлар тора. «Без мәдәният һәм иҗат, сәүдә һәм икътисад өлкәсендә уртак үсеш кирәклеге турындагы фикергә килдек», - дип шәрехләде килешүне Али Адҗар.



Үзара хезмәттәшлекнең бер юнәлеше булып, Түбән Кама – Мармарис шәһәрләре арасында авиарейслар ачу тора. Даламан аэропорты гендиректоры Хәмди Гүвәнч һәм «Анекс Тур» компаниясе директоры Мостафа Оздэн сүзләренчә, һәр түбәнкамалы бер генә мәртәбә булса да, Мармарис шәһәрен күреп кайтырга тиеш. Мармарис шәһәренә Түбән Камадан туры рейслар май ахырында ачылып, ун көнгә бер тапкыр сентябрь аена кадәр дәвам итәчәк. Төрек вәкилләре белдерүенчә, әлегә сезонга 14 очыш ясау планлаштырыла, әмма киләчәктә 21-22 очыш ясау мөмкинлеге дә карала.

Бигеш аэропорты гендиректоры Сергей Романцов та сезон ахырына очышлар саны артачагын фаразлый.Бүгенге көндә 350гә якын түбәнкамалы Мармариска ял итәргә юлламалар алган инде. Кул куелган “юл картасы”ның бер пункты шәһәр булдыручы предприятие эшчеләре һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә мондый юлламаларга ташламалы бәяләр булдыруга багышланган. Төркиялеләрнең үзләренең дә Түбән Камага, аеруча, кышын сәяхәт итәргә теләкләре бар.



Үзара мөнәсәбәтләрне үстерүдә мәгълүмати чыганакларга да аерым әһәмият биреләчәк: ике шәһәрдә дә реклама баннерлары урнаштырылачак, аэропортларда милли ризыклар сатылачак, фотокүргәзмәләр эшләячәк.

Очрашуда спорт темасы да күтәрелде. Төркия вәкилләре Рөстәм Миңнехановны Мармарис шәһәренә раллига чакырса, Түбән Кама хакимияте төрек футболчыларын Винников турнирында көтеп калуын белдерде.


Очрашу ахырында Айдар Метшин кунакларга бизәкләп эшләнгән самавыр бүләк итте, Төркия вәкилләре Мармарис шәһәре турында истәлек буларак бәллүрдән эшләнгән диңгез кабырчыгы тапшырды. Рәсми өлештән соң, делегация Түбән Кама төбәге белән якыннанрак танышу өчен, мәдәни-агарту урыннарына юл алды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар