Рус Тат
Владимир Путин видеоэлемтә аша "ТАНЕКО" комплексында ике яңа җайланманы эшләтеп җибәрде
Рәсми
  • 26 Гыйнвар 2018 - 08:47
  • Караулар: 213

25 гыйнвар көнне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Түбән Камадагы "ТАНЕКО" комплексында нафтаны гидрочистарту һәм җиңел нафтаны изомерлаштыру җайланмаларын эшләтеп җибәрүдә катнаштылар. 


Нефть эшкәртү өлкәсендә иң зур федераль проектны гамәлгә кертү барышы турында “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов чыгыш ясады.

Үз чыгышында Наил Мәганов Россиядә нефть эшкәртүне арттыру буенча нәтиҗәле эшләр башкарылуын билгеләде. Бу уңайдан Түбән Камада нефтьне технологик яктан яңа дәрәҗәдәге максималь тирәнлектә эшкәртү буенча яңа комплекс төзелүен белдерде. Ул проектка 307 млрд. сум күләмендә акча кертелүе, төзелештә 10 меңнән артык төзүче эшләве һәм проект эшләренең бүгенге көндә дә дәвам ителүе хакында сөйләде.


Владимир Путин “Татнефть ”ГАҖ генераль директоры Наил Мәгановка, комплекс төзелешендә катнашкан һәркемгә, “Татнефть” ГАҖ һәм "ТАНЕКО" АҖ хезмәт коллективларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Наил Өлфәт улы! Сезне һәм бөтен зур коллективыгызны котлыйм, - диде Владимир Путин. - Бу - чыннан да, зур эш һәм иң мөһиме - уңай нәтиҗә. Алга таба да уңышлар телим".


www.taneco.ru материалларыннан.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар