Рус Тат
Түбән Кама һәм Мармарис шәһәрләре арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде
Рәсми
  • 17 Гыйнвар 2018 - 09:10
  • Караулар: 208

16 гыйнвар көнне Төркиянең Мармарис шәһәре һәм Татарстанның Түбән Кама шәһәре арасында үзара хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды. Документны Түбән Кама муниципаль районы ягыннан - район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, Төркия Республикасы ягыннан Мугла провинциясе Мармарис шәһәре мэры Мөхәммәт Али Акар имзалады.

Искәртеп үтик, бу көннәрдә Түбән Кама вәкилләре Төркия Республикасы чакыруы нигезендә, үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую максатыннан, эшлекле сәфәр кыла.



Килешү якларның төрле өлкәләрдә: сәнәгать, мәдәният, икътисад, мәгариф,туризм, авыл хуҗалыгы кебек тармакларда үзара хезмәттәшлек итүе турындагы мәсьәләләрне үз эченә ала.

Түбән Кама һәм Төркия арасында үзара бәйләнешләр якын араларда ук башланып китәчәк. 2018 елда үзара мөнәсәбәтләр урнаштыруда берничә проектны гамәлгә кертү планлаштырыла, алар арасында Бигеш һәм Даламан аэропортлары арасында һава юллары ачу, үзара хезмәттәшлек максатыннан, төрек эшмәкәрләрен Түбән Камада кабул итү кебек мөһим эшләр көтелә. Мәдәният, мәгариф, социаль өлкәдә дә үзара мөнәсәбәтләр урнаштыру күзаллана. 

Яклар Мармарис вәкилләре тәкъдиме белән, “Тугандаш гаиләләр” проектын гамәлгә кертергә дә ниятлиләр, аның максаты – Түбән Кама гаиләләренең Мармарис шәһәрендә ял итүләрен оештыру, шулай ук бүгенге көндә Түбән Кама балаларының Төркиядә ял итү мөмкинлеге мәсьәләсе дә карала. Июнь аенда Түбән Камада Мармарис һөнәрчеләре катнашында “Осталар фестивале” уздыру да планлаштырыла.

Мәгълүм ки, Төркия арасында үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту ТР Президенты тарафыннан йөкләнгән иде һәм бу эш 2017 елның сентябрь аеннан башланып китте: ул чакта Айдар Метшин җитәкчелегендәге делегация үзара килешү төзүне өйрәнү мәсьәләләре буенча Мармариста булып кайтты. Октябрь аенда исә Төркия вәкилләре - «Даламан» аэропорты директоры Әхмәт Хәмди Гүвәнч һәм “Анекс Тур” компаниясе директоры Шамырканов Азамат Бейшенбекович үзләре Түбән Камага эш сәфәре кылды. 2017 елның 21 октябрендә Түбән Кама һәм Төркия вәкилләре Казан шәһәрендә узган Россия-Төркия хөкүмәтара катнаш комиссиясе утырышында катнаштылар. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркиянең икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, РФ энергетика министры Александр Новак та бар иде. Утырыш кысаларында Бигеш һәм Даламан аэропортлары арасында туры рейслар ачу, «Анекс Тур» компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар