Рус Тат
Айдар Метшин Гөлшат Котенкова фаҗигасен тикшерү барышын үз контроленә алды
Рәсми
  • 11 Гыйнвар 2018 - 18:08
  • Караулар: 200

Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин 29 яшьлек түбәнкамалы Гөлшат Котенкованың фаҗигале үлеме сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Камадагы идарәсе хокук саклау вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Әлеге тетрәндергеч вакыйга 10 гыйнварга каршы төндә булды: Красный Ключ бистәсе урман массивында «Алмаш» өйрәнү-тренировка узу базасыннан ерак түгел җирдә Гөлшат Котенкованың үле гәүдәсе табылды.

Утырышта җинаятьне ачу өчен күрелергә тиешле чаралар турында сүз барды. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары, муниципаль хакимият җинаятьчене тоту өчен бар көчләрен куялар. Киңәшмәдә Айдар Метшин җинаятьче турында мәгълүмат җиткереп, аны табарга ярдәм итүчегә 1 млн сум күләмендә акча биреләчәге турында белдерде.

Киңәшмәдә шулай ук шәһәр территориясендә җәмәгать иминлеген саклау буенча өстәмә чаралар күрелергә тиешлеге дә тикшерелде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Камадагы идарәсе хезмәткәрләре җинаять кылуда шикләнелүче затның шәхесен ачыклау һәм аны тоту өчен мәгълүмат җиткерергә теләүчеләрнең 8-919-639-14-33 телефоны аша элемтәгә керүләрен сорый.







Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*