Рус Тат
Дүрт сәяси партия кандидатларның сайлау фондларына акча күчергән
Рәсми
  • 10 Гыйнвар 2018 - 11:38
  • Караулар: 104

Кичә РФ Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта комиссия рәисе урынбасары Николай Булаев Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына кандидатларның сайлау фондлары турында мәгълүматларны җиткерде.

 «Кандидатларның сайлау фондлары  аларның шәхси акча чаралары яисә әлеге кандидатны тәкъдим иткән партия чаралары яки  гражданнар һәм юридик затларның ирекле иганә чаралары хисабына формалаша», - дип хәбәр итте Николай Булаев.

Бүгенге көндә үз кандидатларын тәкъдим иткән дүрт сәяси партия  тарафыннан сайлау фондларына барлыгы   216 050 000 сум акча күчерелгән, шулардан  В.В. Жириновский фондына  ЛДПР -    200 млн сум;  М.А. Сурайкинны  тәкъдим итүче РОССИЯ КОММУНИСТЛАРЫ  – 350 мең сум;  Г.А. Явлинский фондына «ЯБЛОКО» сәяси партиясе – 15 млн сум, Б.Ю. Титов фондына «ПАРТИЯ РОСТА» сәяси партиясе  700 мең сум күләмендә акча күчергән.

Николай Булаев  әлеге акчаларны күчерүченең закон буенча андый хокукка ия булуы Россия Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан  тикшерелүен  белдерде.

Билгеле булганча, РФ Президентын сайлау  2018 елның 18 мартында уза. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*