Рус Тат
Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» комплексында еллык эшкә йомгак ясады
Рәсми
  • 22 Декабрь 2017 - 14:22
  • Караулар: 38

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «ТАНЕКО» комплексында булды. Рөстәм Миңнехановны Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Мәганов, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин озата йөрде.

«ТАНЕКО» сәнәгать мәйданчыгында Татарстан Президенты комплексның кайбер җитештерү объектларын – нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларын төзү һәм эшләтеп җибәрү эшләренең барышы белән танышты.
Аннары 2017 елда комплексның эш йомгаклары буенча киңәшмә уздырылды.

Яңа объектлар төзүнең барышы турында «Татнефть» ГАҖ УРПС башлыгы Альберт Нурмиев мәгълүмат бирде.

«ТАНЕКО» АҖнең 2017 елдагы эше турында предприятие генераль директоры Леонид Алехин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, «ТАНЕКО» АҖдә нефть чималын эшкәртүнең көтеләчәк күләме 2017 елда 7,847 млн тонна булачак, эшкәртү тирәнлеге 99,24%. Үз чыгышында ул 2018 елга бурычларны да билгеләде. Нефть чималын эшкәртү 9 404,7 мең тонна булачак (2017 елга карата 119,9%). Шулай ук ТАNECO base база майларын омологацияләү эше дәвам ителәчәк.
Киңәшмә азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» АҖ, УРПС һәм комплексны төзүдә катнашучы подряд оешмаларының иң яхшы хезмәткәрләренә республика бүләкләре тапшырды.

«ТАНЕКО»да Татарстан Республикасы Президенты белән бергә комплекста Казанның 19 нчы гимназиясе 10б сыйныфы укучысы Әмил Нуруллин да булды: ул Татарстан Республикасы Президентына шәһәр тирәлеген һәм татар телен үстерү турында хат язган булган. Аның мөрәҗәгатенә җавап итеп, Рөстәм Миңнеханов аны бер эш көне дәвамында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе булып эшләргә чакырган.

Чыганак: Татар-Информ”МА.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*