Рус Тат
Түбән Кама химия-технология институтының яңа ректоры билгеләнде
Рәсми
  • 20 Декабрь 2017 - 14:17
  • Караулар: 48

Бүген рәсми рәвештә “Казан фәнни-тикшеренү технология университеты” ФДБББУ филиалы -Түбән Кама химия-технология институтының яңа ректоры җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Ректор итеп, химия фәннәре кандидаты Дмитрий Николаевич Земский билгеләнде.

Чарада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Казан фәнни-тикшеренү технология университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Сергей Юшко, “ТАИФ-НК” генераль директоры Рушан Шәмгунов, “ТАНЕКО” АҖ генераль директоры Леонид Алехин,“Түбән Кама Нефтехим” ГАҖ генераль директоры урынбасары Василий Шуйский,  шәһәрнең уку йортлары җитәкчеләре, студентлар катнашты.

Нәкъ менә әлеге югары уку йортының Түбән Кама сәнәгать предприятиеләре өчен кадрлар әзерләүче төп белем бирү йорты булуын ассызыклап, Айдар Метшин әлеге вакыйганың зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Әлбәттә, югары квалификацияле һәм заман таләпләренә туры килердәй белгечләр әзерләү предприятиеләр белән тыгыз элемтәдә торганда гына мөмкин. “Эшләнәсе эшләр бик күп, - дип мөрәҗәгать итте Айдар Метшин яңа ректорга. – Ләкин шуны аңлагыз: үзегез инициатива күрсәтмәсәгез, Сезгә беркем дә булышлык итмәячәк. Бу җаваплылык тулысы белән Сезнең өстә”.

Леонид Алехин үз чыгышында бүгенге чыгарылыш студентларына таләпләр катгый булуын, предприятиеләргә катлаулы җиһазларда эшли белүче, югары квалификацияле белгечләр кирәк булуын искәртте.

Чара ахырында Айдар Метшин уку йортының элеккеге ректоры Виталий Елизаровка рәхмәт хаты тапшырды. Виталий Елизаров үз эшчәнлеген шул ук коллективта дәвам итәчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*