Рус Тат
Айдар Метшин РФ Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе башлыгын тәкъдим итте
Рәсми
  • 18 Декабрь 2017 - 14:03
  • Караулар: 84

Бүген район җитәкчеләренең чираттагы киңәшмәсендә Айдар Метшин РФ Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе башлыгы Владимир Ветлугинны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. 

Айдар Метшин яңа җитәкченең шәхси составка Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин тарафыннан тәкъдим ителеп, аның 14 декабрьдән әлеге вазыйфага керешүен, моннан тыш, күп кенә түбәнкамалыларга Владимир Валерьевич Ветлугин исеме яхшы таныш булуын билгеләп үтте. Владимир Ветлугин Татарстан эчке эшләр органнарында хезмәт итүен 1999 елда Түбән Кама эчке эшләр идарәсе җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные буларак башлый.Түбән Кама полициясе оператив подразделениеләрендә эшли, 2013 елда ЭЭМ идарәсе башлыгы урынбасары - РФ ЭЭМ Түбән Кама районы буенча идарәсе башлыгы итеп билгеләнә. 2016 елдан РФ ЭЭМ Баулы районы бүлеге белән җитәкчелек итә. 



Район башлыгы шулай ук Владимир Ветлугин алдында бүгенге көндә стандарт бурычлар гына тормавын да билгеләп үтте. Көз көне түбәнкамалы Илназ Пиркин белән булган фаҗига Түбән Кама буенча эчке эшләр идарәсе эшчәнлегенә үзгәрешләр кертте. Һәркемне тетрәндергән әлеге вакыйга буенча бүгенге көндә вәкаләтле органнар тарафыннан тикшерү эшләре бара, гаеплеләр, һичшиксез, җәзага тартылачак.

Айдар Метшин әлеге фаҗигага таянып, эчке эшләр идарәсенең бөтен шәхси составын каралтырга хакыбыз булмавын да билгеләп үтте. “Бу вакыйга безнең гражданнарның полициягә мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш түгел. Владимир Валерьевич үз командасы белән, үз хезмәте һәм уңай нәтиҗәләре белән моның шулай булуын раслар дип ышанасым килә”, - дип белдерде район башлыгы һәм яңа җитәкчегә эшендә уңышлар теләде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*