Рус Тат
Район башлыгы Айдар Метшин матбугат конференциясе үткәрә
Рәсми
  • 18 Декабрь 2017 - 11:34
  • Караулар: 32

Бүген, 18 декабрь көнне, 15.00 сәгатьтә "КоVёR" яшьләр инициативалары үзәгендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшинның матбугат хезмәткәрләре белән очрашуы үтә. 

“Айдар Метшин белән ачыктан-ачык сөйләшү”дип аталган әлеге очрашуда журналистлар, социаль челтәрләрдә үз төркемен булдыручылар, блогерлар, фотографлар һ.б. массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша. Моннан тыш, җитәкчегә үз сорауларын туры эфирдан башка түбәнкамалылар да җиткерә ала, моның өчен "Новости Нижнекамска и Татарстана | НТР" (https://vk.com/ntrtv) сайты аша элемтәгә керү кирәк.

НТР-24 телеканалы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе дә алып барылачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*