Рус Тат
Нәкый Әхмәтшин белән хушлашу мәрасиме Халык иҗаты йортында узачак
Рәсми
  • 07 Декабрь 2017 - 07:23
  • Караулар: 37

Шәһәребезгә нигез салучыларның берсе булган, озак еллар Түбән Кама районы мәгариф системасы белән идарә иткән легендар шәхес Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшин вафат. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 8 декабрьдә, 9.00 сәгатьтә шәһәрнең Халык иҗаты йортында булачак. 

Нәкый ага бүген иртән җиденче яртыда арабыздан китте. Аңа 89 яшь иде. Бөтен гомерен балаларга багышлаган педагог мәгариф өлкәсен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте. Фидакарь һәм тырыш хезмәте өчен ул - “РСФСРның Атказанган укытучысы”, “Түбән Каманың Мактаулы гражданины” исемнәренә һәм күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек булган шәхес.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*