Рус Тат
Кайгылы хәбәр: Түбән Каманың легендар шәхесе Нәкый Әхмәтшин вафат
Рәсми
  • 07 Декабрь 2017 - 03:41
  • Караулар: 39

Бүген иртәнге җиденче яртыда, озак авырудан соң, шәһәребезгә нигез салучыларның берсе булган, озак еллар Түбән Кама районы мәгариф системасы белән идарә иткән легендар шәхес Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшинның йөрәге тибүдән туктады. 

Нәкый Шәйхетдин улы үзенең бөтен хезмәт юлын укытучылык һөнәренә багышлады. Хезмәт эшчәнлегендә әһәмиятле казанышлары арасында – белем бирүдә мәктәпара укыту-производство комбинаты системасын булдыру, Татарстанда беренчеләрдән буларак, укытуда кабинет системасына күчү. Нәкъ менә Нәкый Әхмәтшин тәкъдиме белән Түбән Кама җирлегендә Россиядә әлегә бердәнбер булган халык мәгарифе музее булдырыла.

Халык мәгарифе бүлеге мөдире буларак, Нәкый Шәйхетдин улы укыту-тәрбия эшен камилләштерүгә, укучыларга хезмәт тәрбиясе һәм һөнәр сайлауга юнәлеш бирүгә зур игътибар юнәлтә. Балаларның җәйге ялын оештыру һәм аларны иҗтимагый- файдалы хезмәткә тарту максатыннан, күп кенә әһәмиятле эшләр башкара, әйтик, аның тарафыннан Түбән Камада “Заря” ял һәм хезмәт лагере оештырыла.

Лаеклы ялга чыккач та, Нәкый Шәйхетдин улы шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнаша. Ул сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы президиумы әгъзасы итеп сайлана. Аның инициативасы белән халык мәгарифе хезмәткәрләре ветераннарының тармак оешмасы булдырыла.

Нәкый Әхмәтшин “РСФСРның Атказанган укытучысы”, “Түбән Каманың Мактаулы гражданины” исемнәренә һәм күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек була.

Түбәнкамалылар мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Нәкый Шәйхетдин улының якты истәлеге йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Район һәм шәһәр башлыгы Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама шәһәре советлары, башкарма комитетлары, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданнары, хезмәттәшләре һәм дуслары

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*